Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә мәгариф мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, РФ мәгариф министры Сергей Кравцов һәм РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков катнашты.
"Мәктәптә имтиханнар бирү тәмамланды, барлык чыгарылышлар үтте, һәм хәзер икенче этап башланды - махсус , урта һәм югары уку йортларына керү. Мәктәп укытучылары отпускка китә, шуңа да карамастан тормыш дәвам итә, шул исәптән киләсе сезонга әзерлек, матди-техник әзерлек бара ", - диде Владимир Путин.
Дмитрий Чернышенко 1 634 мәктәп төзелүе турында хәбәр итте. Ул игътибарны инфраструктурадан тыш, укытучыларга ярдәм итүгә аеруча мөһим булуына юнәлтте.
Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Россия Президенты йөкләмәсе буенча Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә табигый-фәнни мәгарифне үстерү буенча эш алып барылуына игътибарны юнәлтте. Министр ассызыклаганча, быел мәктәпне тәмамлаучылар арасында физика, профильле математика, биология, химия сайлаучылар арткан
Россия Президенты Владимир Путин билгеләгәнчә, эшче белгечлекләр мәктәпне тәмамлаучылар өчен кызыклы булган.