Рөстәм Миңнеханов: Без инженерлык һәм фәнни кадрларны әзерләүнең бербөтен экосистемасын формалаштырабыз

2025 елның 11 июле, җомга

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте вәкиле урынбасары Александр Новак Әлмәттәге Нефть саммиты панель дискуссиясендә ТЭК үсеше перспективалары турында фикер алыштылар.

Республика башлыгы ассызыклаганча, тотрыклы үсеш технологик алгарыш һәм яңа компетенцияләр формалаштыру аша , аерым алганда, машина төзелеше, нефть химиясе, биотехнологияләр, ИТ-юнәлеш аша гына мөмкин. «Без инженерлык һәм фәнни кадрларны әзерләүнең бербөтен экосистемасын формалаштырабыз. Эре компанияләр заманча укыту-лаборатория комплексларын ача», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, яшьләр арасында яңа технологик мәдәният формалаштыру мөһим юнәлеш булып тора. Республикада бүген «Кванториум» балалар технопарклары, техник иҗат үзәкләре эшли, аларда 46 меңнән артык укучы йөри. Республиканың 350дән артык мәктәбе уку-укыту программаларын гамәлгә ашыра

Ул билгеләп үткәнчә, бүген мәктәп укучыларын төгәл фәннәрне ешрак сайласыннар өчен мотивацияләү мөһим. Узган ел республикада «Физматпрорыв» проектын эшләтеп җибәрделәр. Бу инде үзенең уңай нәтиҗәләрен бирде. Быел мондый эш «Физхимпрорыв» юнәлеше буенча да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International