Рөстәм Миңнеханов фән профессионалларының яңа буынын формалаштыру кирәклеге турында белдерде

2025 елның 11 июле, җомга

Татарстан - уйлап табуга һәм патентларга гаризалар бирү саны буенча лидерлар рәтендә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт нефть саммитының панель сессиясендә белдерде.

ТР Рәисе Татарстан ТЭКның тотрыклы үсеше технологик алгарыш һәм яңа компетенцияләр формалаштыру аша, аерым алганда, машина төзелеше, нефть химиясе, биотехнологияләр, ИТ-юнәлеш аша гына мөмкин, дип билгеләп үтте.

Ул, бүген, физика һәм химиягә аерым игътибар биреп, төгәл фәннәрне ешрак сайласыннар өчен, укучыларны мотивацияләргә кирәк, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International