Татарстанда 2012 елдан бирле узучы «Сәләт» - «Сәләт Биләр Форумы» форумының беренче сменасы тәмамланып килә. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.
Форумның төп катнашучылары сәләтле һәм талантлы балалар, җәйге профиль сменаларына конкурс рәвешендә сайлап алынган яшьләр. Шул ук вакытта "Сәләт Биләр Форум" - ел нәтиҗәләре буенча "Сәләт" җәмгыятенең кульминацион эш ноктасы.
Смена форматы лагерьларның профильле юнәлешләре: фән, иҗат һәм сәнгать, спорт белән бәйле тематик лабораторияләр эшен күз алдында тота. Смена кысаларында мастер-класслар, очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы экспертлары белән интерактив әңгәмәләр уздырылды.
«Сәләт» Халыкара яшьләр форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә уздырыла. Чара талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм итүне һәм аларның иҗади һәм спорт үсеше өчен шартлар тудыруны күздә тоткан «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.