Эчке эшләр министрлыгында үзләрен мәктәп һәм югары уку йортлары психологлары дип таныткан мошенниклар турында хәбәр иттеләр

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Мошенниклар мәктәп һәм университет психологлары астына яшеренеп алдауның яңа ысулын куллана башлаганнар. Алар мессенджерлар аша яшүсмерләр белән элемтәгә чыга, "психологик тестирование" узарга тәкъдим итә. Бу хакта ТАССка Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникация технологияләрен хокукка каршы файдалануга каршы көрәшне оештыру идарәсендә хәбәр иттеләр.

Ведомство сүзләренчә, җинаятьчеләр мәгълүматны тикшерү өчен дип фишинг сылтамалары җибәрә, ә аннары яшүсмерләрне шәхси мәгълүмлараты челтәргә чыккан дип куркыталар һәм аларга шуның өчен җинаять җаваплылыгы яный диләр.

Эчке эшләр министрлыгында җинаятьчеләр яшүсмерләрне ата-аналар счетларыннан зур суммалар күчерү, үз исеменә яки якыннарының исеменә кредитлар рәсмиләштерү, шулай ук кулдагы акчаны курьерларына тапшыру өчен психологик басым кулланалар, дип билгелиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International