Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Александр Новак яшь геологларның XI Республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында катнаштылар.
Олимпиада республика җитәкчесе ярдәме белән 2014 елдан бирле уздырыла. Чараның максаты - балаларның җәйге ялын оештыру, аларның иҗади потенциалын үстерү, сәламәтлеген торгызу, көчләрен тулыландыру, физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту, яңа социаль багланышлар һәм мөнәсәбәтләр системасына кертү.
Быел Олимпиадада 390 кеше - 312 укучы һәм 78 укытучы катнаша. Аның җиңүчеләре XV Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасында катнашу өчен җыелма команда составына керәчәк.
«Татарстанның уникаль геологик тарихы һәм геологларның күпьеллык тырышлыгы республикабызны Россиянең нәтиҗәле нефть чыгару үзәкләренең берсе итте», - диде ТР Рәисе.