Югары белем бирүнең яңа системасын массакүләм рәвештә РФдә 2027-2028 уку елында эшләтеп җибәрәчәкләр. Әмма илнең алдынгы вузларында күчеш 2026-2027 уку елында ук башланачак, дип яза ТАСС Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Министрлык мәгълүматлары буенча, эш бирүчеләр яңа программаларны югары бәялиләр, ә студентлар, яңа система буенча укып күпкә әзерлеклерәк булып чыгачак. Укучылар кискен үзгәрешләрне сизмиләр, әмма шулай да белем бирү сыйфаты үсәчәк, дип ышандырдылар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Яңа система нигезендә, Россиядә база һәм махсуслаштырылган югары белем (БВУ һәм СВУ) билгеләнә, шулай ук һөнәри - аспирантура. Махсус әзерлек дигәндә магистратура, ординатура һәм ассистентура-стажировка аңлашыла. Укыту вакытлары: база югары уку йортларында - 4 тән алып 6елга кадәр, магистратурада - 1 елдан 3 елга кадәр.
Гамәлдәге кануннар нигезендә, бакалавр дәрәҗәсен алган затлар инде югары белем алган дип санала.