Казанда махсус хәрби операциясендә катнашучылар арасында «Абилимпикс» чемпионаты 15 компетенция буенча узачак

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Казанда махсус хәрби операциясендә катнашучылар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча чемпионат узачак. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Чемпионат 25 июльдән 29 июльгә кадәр узачак. Төп ярышлар «Казан вертолет заводы» җитештерү үзәге базасында узачак», - диде ул.

Һөнәри осталык чемпионатында илнең 81 төбәгеннән 259 МХО ветераны катнашачак. Алар 15 дисциплинада ярышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International