Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәрендә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Эшләр Татарстан Республикасы шефлык ярдәме кысаларында алып барыла.
Кичә объектны ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин тикшерде. Ул Татарстан төзүчеләре белән бергә уку бүлмәләрен карады, эш темпларын, сыйфатын һәм кирәкле материалларның булуын тикшерде. Шулай ук ремонтның калган эшләре һәм сроклары турында да фикер алыштылар.
"Эшләр динамик рәвештә бара, график нигезендә. Якын арада объектны тапшыру планлаштырыла. 1 сентябрьгә балалар яңартылган мәктәпкә кайта алачак», - дип билгеләп үтте Әһлиуллин.