Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча чемпионат Казанда 25 июльдән 29 июльгә кадәр узачак. Иң яхшы исемен алу өчен 250 дән артык ветеран көрәшәчәк.
«Амбилимпикс» кысаларында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча конкурслар уздырыла. Россиядә аңа 10 ел диярлек, әмма чемпионат быел беренче тапкыр махсус хәрби операция ветераннары өчен узачак.
Чемпионатта илнең 81 төбәгеннән 259 ветеран катнашачак. Иң зур команда - Татарстаннан.
Ярышлар 15 компетенция буенча узачак: «Веб-разработка (программирование)», «Исполнительское мастерство (вокал)», «Оператор БПЛА», «Поварское дело», «Промышленная робототехника», «Резьба по дереву», «Ремонт и обслуживание автомобилей», «Сборка-разборка электронного оборудования», «Сварочные технологии», «Слесарное дело», «Столярное дело», «Токарные работы на станках с ЧПУ», «Фотограф», «Электромонтаж», «Массажист» һ.б.лар .
Катнашучыларны 75 эксперт бәяләячәк, шул исәптән 15 эксперт үз юнәлешләре буенча. “Башкару осталыгы (вокал)” дисциплинасында Россиянең халык артисты Диана Гурцкая судья булачак.