Яр Чаллының «Мәләкәс арты» торак районындагы яңа мәктәп яртылаш әзер

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Яр Чаллының «Мәләкәс арты» торак районының 22 нче микрорайонында 1224 нче урынга исәпләнгән яңа гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше дәвам итә. Бүгенге көнгә объектның әзерлеге 56% тәшкил итә. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мансур Фәттахов хәбәр итте.

Яңа мәктәптә 470 урынлы актлар залы, 509 кв.м мәйданлы спорт залы, 612 урынга исәпләнгән ашханә булачак. Урамда баскетбол, волейбол һәм футбол өчен мәйданчыклар, шулай ук 50 урынлы велопарк барлыкка киләчәк. Бу инде актив үсүче Мәләкәс аръягында төзелә торган өченче мәктәп.

Шулай ук шәһәрдә Казан федераль университетының Яр Чаллы институты (филиалы) ике яңа тулай торак төзелеше дәвам итә. Корпусларның һәркайсы 541 урынга исәпләнгән . Комплекс территориясендә 151 машина урыны булган ачык парковка каралган, шул исәптән аз мобильле гражданнар өчен дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International