БДИ-2025 төп чорының өстәмә көннәре нәтиҗәләре буенча Яр Чаллыда уникаль нәтиҗә теркәлгән: чыгарылыш укучыларының берсе ике предмет буенча 100 балл алган.
А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицейны тәмамлаган Михаил Рыжов максималь нәтиҗә күрсәтеп, математика һәм информатиканы бик шәп тапшырды.
Михаил имтиханнарга әзерләнүләре өчен ул информатика укытучысы Сәкинә Ханнановага һәм математика укытучысы Елена Бубновага рәхмәт белдерде.
Быел Яр Чаллыда барлыгы 36 укучы 100 балл нәтиҗә алган, шуларның берсе - ике йөз балл.