Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова эш сәфәре белән Менделеевск районына барды. Биредә ул «Мирас» татар гимназиясендә булды.
Катнашучылар яңа уку елына әзерлек, 1сыйныфка туплау, химия һәм физика сыйныфлары белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Шулай ук, ул татар теле һәм әдәбияты кабинетын, уку залын һәм гимназия бүлмәсен карады. Ул укытучылар составының укучылар белән эшенең әһәмиятен билгеләп үтте. Визит барышында яклар гимназияне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.