506 меңнән артык урта һөнәри белем оешмасы укучсы демонстрацион имтиханында катнашты

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Демонстрацион имтихан формасында дәүләт йомгаклау һәм арадаш аттестациясен, 2025 елның 15 июленә булган мәгълүматларга караганда, урта һөнәри белем бирү программалары кысаларында 251 һөнәр һәм белгечлек буенча 506 554 укучы узган. Имтиханнар илнең 87 төбәгендә 3 299 мәгариф учреждениесе һәм филиаллар базасында оештырылды. Барлыгы 27 меңнән артык шундый аттестация чарасы үткәрелгән.

ГИА кысаларында 488 136 укучы имтихан тапшырган: төп дәрәҗә буенча 214 000 кеше һәм профиль буенча 274 136 укучы .

2025 елда барлыгы 250 дән артык һөнәр һәм белгечлекләр буенча 28 меңнән артык демонстрацион имтихан үткәрү планлаштырыла, аларда 540 меңнән артык укучы катнашачак. Иң популяр һөнәрләр һәм белгечлекләр бишлегенә «Мәгълүмати системалар һәм программалаштыру», «Экономика һәм бухгалтерлык исәбе (тармаклар буенча)», «Эретеп ябыштыручы (кулдан һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру », «Автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү остасы» һәм «Пешекче, кондитер» керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International