Татарстаннан ике команда «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының округ этабында катнашачак. Оренбургка барыр алдыннан катнашучылар Казанда 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Патриот» Республика үзәгендә җәйге уку җыеннары узачак. Республиканы Түбән Камадан уртача яшь категориясендә (14-17 яшь) һәм махсус категориядә Лаештан «Пиранья» отряды яклаячак. Әзерлек кысаларында балалар үз рольләренә - командирга, табибка, саперга, штурмовикка, БПЛА операторына һәм башкаларга бәйле рәвештә профильле укыту узачак. Моннан тыш, катнашучылар төзү, тактик һәм ут әзерлеген, медицинаны, РХБЗ-яклауны, шулай ук Россия дәүләтчелеге тарихын һәм нигезләрен үзләштерәчәк.
“Аҗаган 2.0” уены - РФ Президенты кушуы буенча оештырылган «Движение Первых» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте проекты. Татарстанда ел башыннан проектта 100 меңгә якын мәктәп укучысы катнашты.
Заманча форматлар аша уен яшүсмерләрдә патриотлык, җаваплылык хисен үстерә һәм ил тарихы белән кызыксыну уята.