Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай чаралар сериясен оештыралар

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Бу атнада Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай чаралар сериясе узачак. Яшь казанлыларны авиамодельләштерү, армрестлинг буенча мастер-классларда катнашырга һәм өстәл уеннарында уйнарга чакыралар.

15 июльдә, “Зенит” яшүсмерләр клубында (Карбышев урамы,33) авиамодельләштерү буенча мастер-класс узачак. Башлана - 18: 30 да.

Күннән браслет ясау буенча мастер-класс 16 июльдә, "Икар" клубында узачак. Теләүчеләрне 14:00 сәгатьтә Рәхимов урамы, 23 адресы буенча көтәләр. Шул ук көнне 14:00 сәгатьтә «Ника» яшүсмерләр клубында (Восстание урамы, 59) асфальтта рәсем ясау конкурсы узачак.

Инклюзив мастер-класс 16 июльдә “Старт” яшьләр клубында узачак. Балаларны 17:00 сәгатьтә Побежимов урамы, 53 адресы буенча көтәләр.

18 июльдә, “Алтын кул” клубында (Гарифьянов урамы,34) яшь казанлылар өчен гравюра техникасында рәсем ясау буенча мастер-класс булачак. Башлана - 12:00 сәгатьтә.

Шул ук көнне "Лада" клубында өстәл уеннары кичәсе узачак. 17:00 сәгатьтә Гаврилов урамы, 22 адресы буенча чакыралар. "Юниор" клубында (Октябрьская, 38) армрестлинг буенча мастер-класс узачак.

19 июльдә «Цудзуки» яшүсмерләр клубында гамәли иҗатның гаилә мастер-классы үтәчәк. Балаларны әти-әниләре белән 14: 00 тә көтәләр. Чара Чуйков урамы, 59а адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International