Яр Чаллы педагогика университетына абитуриентлардан 3500 дән артык гариза кабул ителде

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алуга гаризалар һәм документлар кабул итүне дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, кабул итү кампаниясе бөтен ил буйлап 20 июньдә старт алды. Хәзерге вакытта Яр Чаллы югары уку йортын 3500дән артык абитуриент сайлаган. Белгечләр тарафыннан бүген нәкъ менә шундый күләмдә гаризалар эшкәртелгән. Һәм гаризалар тапшыру дәвам итә.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, "бюджет нигезендә педагогик юнәлешләргә керү өчен бирелгән гаризалар саны башка юнәлешләрне узып киткән, шул исәптән IT-ны да".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International