Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 1 июльдән 18 июльгә кадәр Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында “Без-Тукай оныклары” төбәкара сменасын ябу тантанасында катнашты.
Сменада Россиянең 11 субъектыннан 150 кеше катнашты (Әстерхан, Киров, Чиләбе, Түбән Новгород, Оренбург, Төмән өлкәләре, Пермь крае, Башкортостан Республикасы, Мәскәү шәһәре, Татарстан һәм Марий Эл Республикалары).
Алар өчен югары уку йортлары укытучылары, язучылар, республиканың талантлы яшьләре белән очрашулар, экскурсияләр, татар телендә спектакльләр карау оештырылды.
Республика һәм Россия төбәкләреннән килгән татар балалары өчен укытучылар туган тел дәресләре, спорт турнирлары, вокал, хореография, кул эшләре, рәсем, татар халкы тарихы буенча лекцияләр үткәрде.