Татарстан педагоглары "Роскосмос" Дәүләт корпорациясенең баш фәнни-тикшеренү институтында экскурсиясендә булдылар. Бу хакта проектның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунакларга өч сәгать поясында эшләүче очышлар белән идарә итү үзәген күрсәттеләр: Мәскәү, Гринвич һәм Хьюстон . Очышлар нәкъ менә анда идарә ителә, координацияләнә һәм контрольдә тотыла.
Аннары делегация ракета, космик аппаратлар, станцияләр һәм корабльләр модельләре тәкъдим ителгән музей-күргәзмә үзәгендә булды.
Экскурсия космонавтика тарихы һәм төп космик теорияләр турында лекция белән тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, «Киләчәккә билет» федераль һөнәри юнәлеш проекты «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.