Дәүләт Думасына закон проекты кертелде, аның нигезендә дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) үтә алмаган тугыз сыйныф укучылары эшче һөнәрен бушлай ала алачак. Документ Дума электрон базасында урнаштырылган инде, дип хәбәр итә ТАСС.
Инициатива төрле фракция депутатлары төркеменә карый. Авторлар арасында - Дәүләт Думасы вице-спикерлары Виктория Абрамченко һәм Пётр Толстой, шулай ук Дәүләт Думасының мәгариф комитеты башлыгы Ирина Белых.
"Төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясендә канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләр алган укучылар эшче һөнәрләре, хезмәткәр вазыйфалары буенча һөнәри әзерлек программалары буенча бушлай һөнәри белем алырга хокуклы", - диелә закон проекты текстында.
Төбәк хакимияте белем алу өчен мөмкин булган белгечлекләр исемлеген билгели.
Инициатива авторлары ассызыклаганча, ГИА тапшырмаган укучылар еш кына имтиханны яңадан тапшыруны көтеп бер ел вакыт югалта, гәрчә бу вакытны файдалы итеп кулланырга мөмкин булса да.