Татарстанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең беренче яртысы тәмамланды - июнь башыннан алып барлыгы 1 593 лагерьда 118 764 бала ял итте инде, бу планлаштырылган санның 76,8%ын тәшкил итә. Җәй көне барлыгы 154 меңнән артык бала һәм яшүсмерне колачлау планлаштырыла.
Хәзерге вакытта 131 ял оешмасы эшли, шул исәптән мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьлары, санатория сменалары, палатка лагерьлары һәм хезмәт отрядлары. 17 меңнән артык бала әлеге учреждениеләрдә ял итүләрен дәвам итә. Шулай ук Кара диңгез яр буенда сәламәтләндерү сезоны дәвам итә, анда 1 240 бала өчен дүрт лагерь ачылды. Чаралар “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.