Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 11 нче утырышында 2024/25 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Министр шулай ук Татарстанда милли мәгариф системасына кагылышлы мәсьәләләргә тукталды.
«Телләрне үстерү һәм республикада яшәүче халыкларның милли балансын саклау максатларында Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау һәм үстерү буенча дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. 2024/25 уку елында республикада белем бирү 5 телдә оештырылды. Туган тел һәм әдәбият өлкәсендә 8 телдә өйрәтү алып барылды.
Һадиуллин хәзер «Адымнар» полилингваль белем бирү комплекслары челтәре уңышлы эшли, дип сөйләде. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләрнең яңа буынын эшләү дәвам итә. Бүгенге көндә 86 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән.
Мәгариф һәм фән министры мәгариф системасындагы яңалыкларны да билгеләп үтте.