Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында көллият һәм техникумнарга кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк

2025 елның 18 июле, җомга

Бүген, 18 июльдә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмаларына кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча кайнар линия һәм гражданнарны кабул итәчәк.

Кайнар линия 15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр эшләячәк. Сорауларны 8(843) 294-95-82 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Шул ук вакытта, 18 июльдә, көллиятләрдә һәм техникумнарда кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештырыла. Аңа 8(843) 294-96-16 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Гражданнарны Кремль урамы, 9 нчы йорт адресы буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бинасында кабул итәчәкләр. Анда республиканың һөнәри белем бирү оешмалары (көллиятләр һәм техникумнар) вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International