КФУның Алабуга институтында ЛХР укучылары өчен «Университет сменалары» тәмамланды

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

КФУның Алабуга институты каршындагы «Буревестник» лагеренда «Университет сменалары» бөтенроссия проекты кысаларында оештырылган «Бергә - бөтен ил» сменасын ябу тантанасы узды. Анда Луганск Халык Республикасы шәһәрләреннән 98 укучы катнашты.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Мәгърифәт министрлыгы, “Росмолодежь” һәм “Беренчеләр хәрәкәте” тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программа укучыларга югары уку йортлары тормышы, мәгариф юнәлешләре, фәнни эшчәнлек һәм студентлар мохите белән танышырга ярдәм итте.

Укучылар математика, информатика, робототехника, педагогика дәресләрендә , шулай ук Яр Чаллыдагы “КАМАЗ” заводында экскурсиядә булдылар.

Смена ябылу тантанасында катнашучыларны КФУның Алабуга институты директоры урынбасары Дарья Касаева сәламләде. Кич концерт программасы, вожатыйлардан хушлашу сүзләре һәм сменада катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшыру белән тәмамланды.

Күп кенә укучылар Алабуга институтына әйләнеп кайту теләген белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International