ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Президент академиясенең җәйге кампусы» XIII Халыкара белем бирү форумының пленар сессиясендә катнашты. Чара «Зөя калкулыклары» комплексы территориясендә узды. Быел темасы - "Безнең заман геройлары".
РАНХиГС ректоры, "Россия - мөмкинлекләр иле" коммерцияле булмаган автоном оешмасы идарәсе рәисе Алексей Комиссаров республика җитәкчелегенә мәгариф форумына ярдәм иткәне һәм эш өчен барлык шартлар тудырганы өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, быел форумда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 15 иленнән 200 гә якын студент катнаша.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Җәйге кампус - студентлар уникаль белем һәм компетенцияләр ала торган нәтиҗәле мәйданчык. "Мондый эш формасы бик файдалы. Сезнең өчен генә түгел, безнең өчен дә. Без сездән күп нәрсәгә өйрәнәбез. Форум бик уңай нәтиҗәләр күрсәтә. Киләчәк - сезнең арттан! - дип мөрәҗәгать итте Рәис студентларга.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, быелгы тема дөрес сайланган. 2025ел - Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы. «Бүген илебез үзенең суверенитетын һәм киләчәген яклаган шартларда бу бигрәк тә актуаль», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Җәйге кампус 13-18 июльдә уза. Форум программасына лекцияләр, семинарлар, вебинарлар, мастер-класслар , шулай ук мәдәни-танышу һәм экскурсия чаралары керә. Командалар эшенең йомгаклау проекты "Безнең заман геройлары" исемле документаль фильм булачак.