Татарстан ятим балалар өчен оешмаларда тәрбияләнүчеләр «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО» ИФО фестивале финалында катнашачак

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен Татарстан оешмаларында тәрбияләнүче 35 бала, 16-20 сентябрь көннәрендә Уфада узачак «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО» Идел буе федераль округы фестиваленең округ этабында катнашачак. Татарстан җыелма командасы составына төбәк этабында җиңүчеләр керде.

Төбәк этаплары марттан алып майга кадәр барды. Анда 8 балалар йорты һәм 2 интернат-мәктәп вәкилләре катнашты.

«ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО» фестивале биш конкурс юнәлеше буенча уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International