РФ дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы "Киләчәк коды. Ясалма интеллект» дигән зур проектны тормышка ашыра

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

"Цифрлы трансформация өчен кадрлар" федераль проекты һәм "Дәүләтнең мәгълүматлар икътисады һәм цифрлы трансформациясе" илкүләм проекты кысаларында 2025 елдан 8-11 сыйныф укучыларын һәм урта һөнәри белем бирү студентларын ясалма интеллект технологияләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән программа старт ала.

Сезне нәрсә көтә?

- Курсларга кимендә 54 академик сәгать күләмендәге өйрәтү

- Цифрлы белем бирү платформаларында мөстәкыйль белем бирү мөмкинлеге

- Катнашу тулысынча бушлай

- 2025 елда кимендә 75 мең кешене өйрәтү планлаштырыла

Катнашу өчен ЕПГУ аша түбәндәге сылтама буенча гариза бирергә кирәк - gosuslugi.ru/ai. Моның өчен РФ паспорты һәм расланган хисап язмасы кирәк булачак. Гаризаны укучылар үзләре дә, аларның ата-аналары да, законлы вәкилләре дә бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International