Татарстанда химия буенча укучыларны әзерләү сыйфатын арттыру проекты эшләнә. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының 11 нче утырышында хәбәр итте.
Һадиуллин билгеләп үткәнчә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Иннополис университеты белән бергә укучыларның физик-математик белем сыйфатын яхшырту буенча чаралар комплексы әзерләнгән.
«Физик-математик алгарыш» проекты биш юнәлешне үз эченә ала. Анда 1,5 меңнән артык мәктәп укучысы һәм 120 педагог катнаша.