Татарстан Республикасының ике шәһәрендә һәм дүрт районында укытучыларга иң зур ихтыяҗ күзәтелә

2025 елның 18 июле, җомга

Татарстанда укытучыларга иң зур ихтыяҗ Казанда һәм Чаллыда, Әлмәт, Биектау, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында күзәтелә. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының 11 нче утырышында хәбәр итте.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, гомумән алганда, ихтыяҗ югары уку йортларын тәмамлаучылар һәм көллиятләр хисабына, шулай ук кадрларны яңадан әзерләү исәбенә тәэмин ителә. "Кызганычка каршы, без әлегә яшь белгечләргә хезмәт өчен түләүне аларның теләкләренә туры китереп тәкъдим итә алмыйбыз", - диде ул.

Һадиуллин яңа, 2025-2026 уку елына педагогик кадрларга ихтыяҗ үзгәрмәгән, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International