Россиядә 1 августтан мәктәп рюкзакларына ГОСТ үз көченә керә

2025 елның 22 июле, сишәмбе

2025 елның 1 августыннан Россиядә мәктәп рюкзакларына таләпләр билгели торган яңа ГОСТ 35096-2024 гамәлгә керә башлый. Бу хакта РИА Новости документ текстына сылтама белән хәбәр итә.

Стандарт нигезендә, кече мәктәп укучылары өчен рюкзаклар 700 граммнан артык булырга тиеш түгел (этикеткаларны һәм өстәмә аксессуарларны исәпкә алмыйча). Өлкән сыйныф укучылары өчен рекомендация 1 килограмм тәшкил итә.

Шулай ук ГОСТта эшләнмәләр пычрануга һәм чыдам чималдан эшләнергә һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар булырга тиеш, дип күрсәтелә. Җиңел тиз янып китүче материаллардан файдалану рөхсәт ителми.

Шул ук вакытта ГОСТ стандартлары, кагыйдә буларак, рекомендация характерында, әмма аларда законда, контрактта яки техник регламентта турыдан-туры сылтама булса, мәҗбүри булырга мөмкин, дип ассызыклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International