Казан мэры Илсур Метшин инициативасы белән шәһәребездә "Мәктәпкә юл" проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел 4 чакрымнан артык яктыртылган яңа тротуар Кол Гали урамындагы 157, Завойский урамындагы 163, Кол Гали урамындагы 362 нче балалар бакчалары янында пәйда булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, "Мәктәпкә юл" проекты беренче тапкыр 2024 елда Казан мэры Илсур Метшин инициативасы белән гамәлгә ашырылды. Ул вакытта балалар, укытучылар һәм ата-аналар йөргән юлларны анализлап, 5 чакрым яңа тротуар төзегәннәр.
Элегрәк "Мәктәпкә юл" проекты шәһәрнең Вахитов районында гамәлгә ашырылган иде.