Татарстанда туган телләр буенча имтиханнар сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны арткан

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Быел туган телләр буенча төп дәүләт имтиханын тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 5,8 меңнән артык кеше сайлаган, шул исәптән татар теле буенча - 5,6 меңнән артык. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

"Бу узган ел белән чагыштырганда 1 751 балага күбрәк. Татар теленнән имтихан тапшыру буенча Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Азнакай, Түбән Кама, Питрәч һәм Арча районнары алда бара. Республика буенча уртача билге узган ел белән чагыштырганда тотрыклы», - диде ул.

Унберенче сыйныф укучылары арасында туган тел буенча бердәм республика имтиханын 32 укучы сайлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International