Татарстан БДИда йөз балл нәтиҗәләр саны буенча Россиядә алдынгы төбәкләр рәтенә керде. Быел чыгарылыш сыйныф укучылары 313 йөз баллы нәтиҗә алдылар. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
"Химия һәм информатика буенча нәтиҗәләр күп тапкырлар яхшырды. Әдәбият буенча нәтиҗә тотрыклы югары. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск районнары укучыларының уңышларын билгеләп үтәргә кирәк», – дип белдерде ул.
И.Һадиуллин БДИда беренче тапкыр ике йөз баллы нәтиҗәләрне Әтнә һәм Тәтеш районнарын тәмамлаучылар алды, дип өстәде.