Татарстанда яңадан БДИ биргән чыгарылыш сыйныф укучыларының 80%тан артыгы нәтиҗәсен яхшырткан

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Татарстанда 2,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы, нәтиҗәне яхшырту өчен, бер фәннән БДИны яңадан бирде. Бу узган ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга күбрәк. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

" Яңадан имтихан тапшыручы чыгарылыш укучыларының 80%тан артыгы нәтиҗәне яхшыртты, өстәвенә, алты чыгарылыш сыйныф укучысы - профильле математика һәм әдәбият буенча йөзгә кадәр балл алды", - диде ул.

Шул ук вакытта, министр сүзләренчә, химия, биология, җәмгыять белеме, төп математика һәм информатика буенча БДИда минималь бусаганы үтә алмаган чыгарылыш укучылары да бар.

Рус теле буенча БДИда минималь бусаганы 32 кеше узмаган, профильле математикадан - 173, база математикадан - 89. Алар имтиханны сентябрьдә яңадан бирә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International