Татарстанда БДИ буенча уртача балл гомумроссиянекеннән артып киткән

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Татарстанда БДИ буенча уртача баллар гомумроссия нәтиҗәләреннән артып китте. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте.

Рус теле буенча БДИның уртача баллы 65 тәшкил итте, бу Россиядәге уртача күрсәткечтән 4,3 кә югарырак.

«Иң нәтиҗәле территорияләр арасында - Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнары, Чаллы һәм Казанның Вахитов районы. Аларның уртача баллы - 66 дан артык. Бу районнар - "рус теле" предметы буенча әзерлекнең традицион лидерлары, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Профильле математика буенча уртача республика баллы 68,4 кә җитте, бу гомумроссиянекеннән 6,5 баллга диярлек югары.

Информация буенча уртача балл 60,5 тәшкил итте, бу гомумроссиянекеннән 4,6 берәмлеккә югарырак. Югары Ослан районы чыгарылыш укучылары арасында иң югары нәтиҗә - 70,7 балл. Ә Әлки районы чыгарылыш укучылары әлеге фән буенча нәтиҗәне ике мәртәбә яхшыртканнарлар.

Моннан тыш, тарих буенча уртача балл гомумроссия дәрәҗәсеннән биш берәмлеккә югарырак - 60,8, шулай ук җәмгыять белеме буенча уртача балл - 57.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International