Татарстан Республикасында табигый-фәнни фәннәр буенча БДИ сайлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының саны арткан

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Татарстанда БДИ тапшыру өчен профильле математика, физика, химия, информатика һәм биологияне сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны узган ел белән чагыштырганда арткан. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Россия һәм Татарстан Хөкүмәтләре тарафыннан профильле математика һәм табигый-фәнни фәннәр: химия, физика, информатика һәм биология буенча БДИ сайлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларының өлешен арттыру бурычы куелды», – диде ул.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, профильле математика буенча БДИ сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары өлеше 6,5% ка, физика буенча – 2% ка диярлек, химия буенча – 1% ка, информатика буенча – 0,5% ка , биология буенча – 0,1% ка арткан.

Ул әйткәнчә, профильле математика, физика, химия һәм информатиканы сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак. Биология гына искәрмә булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International