Татарстанда БДИ( ЕГЭ) һәм БГИ(ОГЭ) тапшырудан “баш тартучылар” саны кимегән

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Татарстанда, узган ел белән чагыштырганда, дәүләт йомгаклау аттестациясеннән “баш тартучылар” саны кимегән. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте.

Укучыларның ата-аналары белән  шәхси мәгълүматларны эшкәртүдән баш тартуны булдырмау эше уңышлы башкарылды. Алар имтиханнарны тапшырырга керү өчен  кирәк, диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

«Бу эш республика прокуратурасы, судлар, ММЧ тарафыннан хупланды. Һәм аның нәтиҗәләре буенча мондый гаризалар саны узган елда унга, агымдагы елда өчкә кимегән. Ягъни быел БДИдан баш тартучылар саны бездә нульгә тигез, БГИдан - нибары өч кеше. Алар барысы да Казаннан», - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International