Нәфис Косметикс җәйге чорда 14 укучыны эшкә урнаштырган

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Бу җәйдә 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге 14 яшүсмер Нэфис Косметикста беренче эш тәҗрибәсен ала.  Проект предприятиедә узган елдан бирле гамәлгә ашырыла.

Каникул вакытында балигъ булмаган балалар  Нэфис Косметиксның җиде бүлекчәсендә : персонал белән эшләү, маркетинг, сату, матди-техник тәэмин итү идарәләре, клиент сервисы, канцелярия һәм җитештерү бухгалтериясе бүлекләрендә эшлиләр. Алар документларны рәсмиләштерү, презентацияләр әзерләү, вакансияләр урнаштыру һ.б шөгыльләнәләр. Былтыргы кебек үк, мәктәп укучыларына компаниянең тәҗрибәле хезмәткәрләре арасыннан остазлар беркетелгән.

 Эш көне яшенә карап  4, 5 яки 7 сәгать тәшкил итә. Алар  сәгать саныннан чыгып исәпләнгән айлык хезмәт хакын алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International