«Мәктәптә физик-математик алгарыш» грантына сайлап алу игълан ителә

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Физик-математик белем бирүнең сыйфатын күтәрү, белем алучыларның физик-математик сәләтләрен үстерү, гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә ярдәм итү  максатыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 07 июлендәге 494 номерлы «Мәктәптә физик-математик алгарыш» гранты турында» карары нигезендә 2025 елның 23 июленнән 5 сентябренә кадәрге чорда грант алуга сайлап алу уздырыла.

Грант алуга физик-математик сыйныфлары яки укучыларның казанышлары булган дәүләт һәм муниципаль мәктәпләр дәгъва итә ала,. Сайлау «Минем субсидияләр» республика дәүләт мәгълүмат системасында гамәлгә ашырылачак.

Үткәрү даталары: гаризалар кабул итү - 2025 елның 23 июленнән 21 августына кадәр, гаризаларны карау (1 этап) - 2025 елның 23 августыннан 29 августына кадәр, мәгариф проектларын карау (2 этап) - 2025 елның 2 сентябреннән 5 сентябренә кадәр, сайлауда җиңүчеләрне игълан итү - 2025 елның 9 сентябренә кадәр.

Сайлап алу шартлары: https://mon.tatarstan.ru/grant-fiziko-matematicheskiy-proriv-v-shkole.htm.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International