Татарстан Республикасы "Мәгариф флагманнары" проектыга гаризалар саны буенча топ-30ка керде

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

"Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының "Мәгариф флагманнары" проектының бишенче юбилей сезонының гаризалар тапшыру  кампаниясенә арадаш нәтиҗәләр ясалды. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасыннан 681 гариза кергән.  Россиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 18 иленнән 50 меңнән артык кеше проектта катнашуга гариза биргән инде.

«Мәгариф флагманнары» - Россиядә белем бирүне үстерүче һәм мәктәптә, көллияттә, университетта, сәхнәдә, редакциядә, идарәдә, тормышта аны үзгәртүче талантлы һәм битараф булмаган кешеләрне берләштерүче проект. Катнашучылар тематик конкурс треклары, эксперт бергәлеге һәм цифрлы сервислардан куллана ала.

Параллель рәвештә «Созвездие Флагманов образования» экспертлары бергәлегенә конкурс сайлап алуы уза – гаризаларны  31 августка кадәр тапшырырга мөмкин. Инде "Портфолио" этабы башланды. Катнашучылар видеовизиткалар, рекомендацияләр һәм резюме әзерлиләр - бу гади документлар гына түгел, ә шәхси медиапортфолио.

Цифрлы сервисларга ел ахырына кадәр  теркәлергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International