Һәр кеше үзенең туган телен - әти-әнисе сөйләшкән телне белергә тиеш. Мондый фикерне Казанда журналистлар белән әңгәмәдә Россия мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева белдерде.
"Телләргә килгәндә, мин ышанам, туган тел - әниең сөйләгән тел. Һәм син әниеңнең телен белергә тиеш. Минем тирән ышанычым: анаң сөйләшкән телне син белергә тиеш, - дип белдерде ул.
Аның бу позициясе һөнәри эшчәнлек белән бәйле түгел. "Бу фикерем галим, тарихчы, түрә буларак түгел, ә кеше буларак", - дип ассызыклады ул.