Татарстан Хөкүмәте һәм «Россия мәгариф академиясе» ФДБУ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РАО президенты Ольга Васильева кул куйды.
Документ мәгариф системасын үстерүгә, инновацион методикаларны гамәлгә кертүгә һәм регионның фәнни потенциалын ныгытуга юнәлдерелгән. РАО ягыннан эшне оешма вице-президенты, РАО академигы Виктор Басюк координациялиячәк, ә Татарстан Хөкүмәте ягыннан - ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Килешүгә кул кую Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасының эш кабинетында Төбәк Хөкүмәте Йортында узган Ольга Васильева белән очрашуы кысаларында узды. Әңгәмәдә шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм республиканың кайбер югары уку йортлары ректорлары катнашты.
Яклар югары мәктәпне алга таба үстерү, мәктәпләрдә белем бирү стандартлары һәм мәгариф системасы өчен актуаль башка темалар турында фикер алышты.