Мәгариф министрлыгы башлангыч сыйныфлар өчен уку йөкләнешен раслады

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы башлангыч звено укучыларының атнага ничә сәгать үзләштерә алачагын билгеләде. РИА Новости танышкан документ 1-4 сыйныф укучылары өчен атналык йөкләнешне билгели.

Документ нигезендә, 2025 елның 1 сентябреннән беренче сыйныф укучылары атнага 20 -21 сәгать укыячак. Икенче, өченче һәм дүртенче сыйныфлар өчен атналык йөкләнеш күләме, федераль укыту планының сайлап алынган вариантына карап, 23 дән 26 сәгатькә кадәр тәшкил итәчәк.

Шулай ук документта, башлангыч белем бирүнең бөтен чорында - дүрт уку елы - уку сәгатьләренең суммар саны 2 966 дан 3 305 кә кадәр булырга тиеш, дип аныклана. Бу кагыйдә 5 көнлек һәм 6 көнлек уку атнасына да кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International