Дмитрий Чернышенко: 2027 елдан чик буе төбәкләренә күчкәндә «Земский учитель» программасы буенча түләүне 2 млн сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында РФ Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко авылда мәгарифкә һәм спортка ярдәм итү чаралары турында сөйләде.

Вице-премьер билгеләп үткәнчә, Россия педагогларының системалы эше үз җимешләрен бирә: 2024 елда Россия укучылары сигез халыкара олимпиадада 42 медаль, ә 2025 елда - өч олимпиадада катнашып 16 медаль яуладылар.

Илебездә  мәктәп укучыларының сыйфатлы белем алуына тигез мөмкинлекләр тәэмин итү өчен «Земский учитель»  программасы гамәлгә ашырыла. Программада катнашучылар яңа төбәкләргә яки Ерак Көнчыгышка күчкәндә аларга 1 млн сум һәм 2 млн сум күләмендә бер тапкыр акчалата түләү каралган.  2027 елдан чик буе төбәкләренә күчкәндә 2 млн га кадәр түләүне арттырырга тәкъдим ителә.

Авыл мәктәпләрендә эшләргә инде 6,3 мең педагог күченгән. Программа 2030 елга кадәр озайтылачак, аны финанслау авылга тагын 7,5 меңнән артык укытучыны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International