23 июльдә Казанның Толстой урамындагы 14/1 нче йорт янында Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинград сугышында катнашучы, укытучы , шәһәрнең мактаулы кешесе Александр Рубенович Шахназаров истәлегенә мурал ачылуга багышланган митинг булды.
Проектның максаты-Ватанны саклаучылар турында истәлекне саклау һәм аларның язмышлары турында заманча урам сәнгате аша сөйләү. Геройларның мондый сурәтләре илнең төрле төбәкләрендәге биналарда күренә һәм хәзер шундый муралларның берсе Казанда – ветеран яшәгән йортта пәйда булды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү һәм укучыларга психологик ярдәм күрсәтүне үстерү идарәсе башлыгы Айгөл Кашапова һ.б.лар чараның кунаклары булдылар.
Шулай ук митингта ветераннар, мәктәп укучылары, Яшь армиячеләр һәм шәһәр халкы катнашты. Яшьләр исеменнән «Патриот»яшьармиячеләр отряды командиры София Соколова чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул ветеранның гаиләсенә рәхмәт белдерде.