Актаныш районы Яңа Әлем авылында мәктәбенә илкүләм проект буенча капиталь ремонт тәмамланды

2025 елның 25 июле, җомга

Татарстанның Актаныш районы Яңа Әлем авылында гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт тәмамланды. Эш "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проектының "Балаларга иң яхшысы" федераль программасы кысаларында алып барылды.

Финанслауның гомуми күләме 29,9 млн сумны тәшкил итте, шуларның 12,5 млн сумы республика бюджетыннан бүлеп бирелде.

1976 елда төзелгән һәм Габдулла Тукай урамында урнашкан мәктәп бинасына капиталь яңарту күптән  кирәк булган. Ике катлы учреждение мәйданы 2 606 кв.

Ремонт барышында беренче кат фойесы, икенче каттагы коридорлар һәм уку кабинетлары яңартылган. Инженерлык һәм электр челтәрләре алыштырылган, яңа тәрәзәләр һәм ишекләр куелган. Хәзерге вакытта заманча уку җиһазлары кайтарыла.

Уку елын яңартылган мәктәптә башлау өчен барлык эшләрне  дә 1 сентябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International