Kazan Digital Week 'та мәктәп укучылары "Мини-роботлар сугышы" нда көрәшәчәк

2025 елның 25 июле, җомга

Kazan Digital Week форумында "Мини-роботлар сугышы" узачак, анда 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучылары командалары инженер осталыгы һәм тактик фикерләүләрен  күрсәтә алачак.

Катнашучыларга 1,5 килограммга кадәр авырлыктагы сугыш роботын җыю гына түгел, ә аны махсус аренада эшләтеп тә күрсәтергә дә туры киләчәк - сугышлар 3 минут дәвам итәчәк. Роботның хәрәкәтчәнлеге, идарә итү осталыгы һәм дошманга китерелгән зыяны бәяләнәчәк.

Рриз фонды1 000 000 сумлык, ул ярыш нәтиҗәләре буенча иң көчлеләр арасында бүленәчәк.

Барлык детальләр, шул исәптән катнашу кагыйдәләре һәм теркәлү формасы, рәсми сайтта бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International