Казанда "Абилимпикс" чемпионатында 250 дән артык МХО ветераны катнашачак

2025 елның 25 июле, җомга

25 июльдән 29 июльгә кадәр Казанда МХОдан инвалид булып кайткан һәм яңа һөнәри юнәлеш эзләүче  ветераннары өчен Россиядә беренче "Абилимпикс" һөнәри осталык чемпионаты узачак. Республика бу проект өчен пилот мәйданчыкка әйләнде. Бу хакта "Интерфакс" ка Татарстан Республикасының һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге башлыгы Эмиль Гобәйдуллин сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, бәйгегә илнең 81 төбәгеннән якынча 250 катнашучы теркәлгән. Иң күп конкурсантлар Татарстаннан- 26 кеше. 10 катнашучы Свердловск өлкәсе һәм Удмуртиядән, 8 катнашучы - Краснодар һәм Красноярск крайларыыннан.

"Абилимпикс" хәрәкәте Россиядә ун елга якын дәвам итә. Аның максаты - инвалидларга үз һөнәрләрен тормышка ашырырга, социальләштерү юлын үтәргә һәм үз потенциалын ачарга ярдәм итү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International