Бүген, 25 июльдә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин педагогик хезмәт ветераны Зөлфирә Камалова белән очрашты. Гомеренең күп өлешен ул мәктәпкәчә белем бирү системасында эшләгән. Ул Балтач районының Карадуган авылында "Ак каен" балалар бакчасын җитәкләде. Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы аңа "Мактаулы остаз" күкрәк билгесе тапшырды.
Зөлфирә Фәсхи кызы Балтач муниципаль районы хезмәт ветераны, “Сүнмәс дәрт” район ветераннар клубы җитәкчесе, “Ак калфак” район татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе. Аны чын күңелдән югары бүләк белән котлыйбыз, рәхмәт белдерәбез һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез!