Соңгы вакытта социаль медиаларда яңа уку елында "Сферум" платформасының эше турында күп кенә тикшерелмәгән мәгълүматлар барлыкка килде. Россиянең мәгариф министрлыгы хәбәр иткәнчә, "Сферум" үз эшен дәвам итәчәк һәм белем бирү процессында аралашу өчен кулланылачак.
Мессенджерны куллану Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2025 елның 12 июлендә «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында һәм мәгълүмат алмашуның күпфункцияле сервисын булдыру турында» Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2025 елның 24 июнендәге күрсәтмәсе белән расланды.
"Сферум"ны милли мессенджерга кертүне шул исәптән бөтен Россия мәгълүмат киңлегенең мәгълүмати куркынычсызлыгын арттыру буларак карарга кирәк.